Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ» хәбәрчесе Ташкентта сайлау участогында булды
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Үзбәкстан Президенты сайлауларын яктырту барышында илнең башкаласы Ташкенттагы 105 нче сайлау участогында булды. Ул вакытта монда кеше күп иде, дип яза Арслан Минвәлиев.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Яйра Мирзаахмадий бу участокта 1259 сайлаучы теркәлүен әйтте. Аларның 84е вакытыннан алда тавыш биргән.
«Иртәнге сәгать 11гә сайлаучыларның 31 проценты тавыш бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең сайлаучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр өстенлек итә. Участок Шәрәф Рәшидов мәхәлләсенә карый. Бу элеккеге сәяси хезмәткәрләр мәхәлләсе. Алар бик җаваплы», – диде Яйра Мирзаахмадий.
Сайлау участогы 110 нчы мәктәптә урнашкан.
«Бу математик юнәлешле мәктәп. Безнең укучылар бик яхшы укый. Чыгарылыш сыйныф укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган ел укучыларның 86 проценты югары уку йортларына укырга кергән. Безнең чыгарылыш укучылары бөтен дөньяда укый», – дип сөйләде Мирзаахмадий.
Үз вакытында бу мәктәпне Россия миллиардеры Алишер Усманов тәмамлаган. Соңрак ул белем бирү учреждениесенә җиһазлар белән ярдәм иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз