news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» хәбәрчесе «Россия күчемсез милек базарының иң яхшы журналисты» дип табылды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Александра Давыдова Россия риелторлар гильдиясе оештырган «Һөнәри танылу – 2025» бәйгесенең «Россия күчемсез милек базарының иң яхшы журналисты» номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итте.

Жюри әгъзалары шулай ук «Россиянең күчемсез милек базары турында иң яхшы блогер»ны атады. Бу номинациядә Балаково шәһәреннән Мария Суслина лауреат булды.

Бәйге компанияләр арасында да үткәрелде. «Торак сату базарында иң яхшы брокерлык компаниясе» дигән номинация дә каралган иде. Фирмада эшләүче кешеләр санына бәйле рәвештә, «Русский Дом МК» (Екатеринбург), «Самолет Плюс Краснодар», «Квадрат» (Оренбург), «На Петровке» (Мәскәү) лауреатлар дип табылды.

«Фэмили кэпитал» ҖЧҖ (Яңа Куйбышев) Россиянең халкы 250 меңгә тулмаган кечкенә шәһәрләре арасында иң яхшы брокерлык компаниясе булды, ә «СП МСК Запад» ҖЧҖ (Мәскәү) «Күчемсез милек базарында иң яхшы старт» номинациясендә җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot