news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» хәбәрчесе Путин белән туры элемтәгә татар түбәтәен киеп килгән

«Татар-информ» хәбәрчесе Артур Хәлиуллов Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә татар түбәтәен киеп килгән.

«Татар түбәтәе классик, шундый матур. Ләкин, дөресен әйтим, мин аны сирәк киям. Бүген ул миңа уңыш китерер дип ышанам», - дип сөйләде Артур Хәлиуллов.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе уза. Мәскәүдә Гостиный двор студиясенә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.

Элегрәк Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, программа барышында берничә дистә сорауга җавап бирү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Әмма һәр бирелгән сорау соңрак аерым хәл ителәчәк. Алар ел дәвамында хәл ителәчәк.

«Әмма һәр мәсьәлә белән шөгыльләнәчәкләр», - диде матбугат сәркатибе.

news_right_1
news_right_2
news_bot