news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» хәбәрчесе БПЛА һөҗүменнән соң оешма янындагы вазгыять турында сөйләде

«Татар-информ» хәбәрчесе Казан янында пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) төшкән оешма янындагы вазгыять турында сөйләде.

«Хәзер предприятиенең тирә-ягы камап алынган. Монда хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү тора, якын-тирәдән янгын сүндерү һәм башка экстрен хезмәтләр машиналары узып тора. Әлегә беркемне дә якын җибәрмиләр», – дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе.

Оешма янындагы вазгыять турында тулырак видеода.

«Татар-информ» бүген иртәнге 05:20 сәгатьтә Казанда БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасына ут кабуын хәбәр иткән иде. Зыян күрүчеләр юк. Ашыгыч рәвештә урынга килгән экстрен хезмәтләр аның нәтиҗәләрен юкка чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot