news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» - «Дзен» версиясе буенча мәгълүмат чаралары рейтингында 38нче урында

«Татар-информ» - «Дзен» версиясе буенча мәгълүмат чаралары рейтингында 38нче урында
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» апрель йомгаклары нигезендә «Дзен» версиясе буенча федераль гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингында 38нче урынны алды. Бер ай эчендә мәгълүмат агентлыгы берьюлы тугыз позициягә күтәрелде.

Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында «Татар-информ» беренче иллелеккә кергән бердәнбер мәгълүмат чарасы булды, беренче йөзлеккә шулай ук «Реальное время» (ул 73нче баскычта урнашты) да керде.

Гаммәви мәгълүмат чараларының блогларда һәм / яки Яңалыкларда сыйфат күрсәткечләре рейтингның нигезен тәшкил итә. Күрсәткечләр арасында башка мәгълүмат чараларында телгә алыну, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, блогка язылучылар саны һәм башкалар исәпкә алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot