Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» видеокорреспонденты «Күпмилләтле Россия» конкурсында икенче урынны алды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының видеокорреспонденты Айсылу Кашапова «Күпмилләтле Россия» XVII Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы цифрлы медиа проекты» номинациясендә икенче урынны алды.
Айсылу Кашаповага узган ел эшли башлаган «Тәлинкәдәге традицияләр» исемле видеосюжетлар циклы призлы урын алып килде. Программа кунаклары милли ризыклар әзерлиләр һәм параллель рәвештә үз халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйлиләр. Проект ТР Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Гомумән алганда, быел «Күпмилләтле Россия» конкурсына Россиянең 54 төбәгеннән 252 гариза килгән – барлыгы 1133 эш. Бүләкләү тантанасы Казанда узучы «Күптөрлелектә бердәмлек» XI милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы кысаларында оештырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз