news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ" VI Республика ифтарын онлайн күрсәтә
Трансляция бүген 18 сәгатьтә башлана.
Скопировать ссылку
(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Бүген, 26 май көнне, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы VI Республика ифтарын онлайн күрсәтәчәк. Трансляция 18.00 башлана.
Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/216/
- VI Республика ифтары 26 һәм 27 май көннәрендә Казан Теннис академиясендә уза. Ике көнгә бүленеш быелгы карар нигезендә гамәлдә: 26 майда ифтар ир-атлар өчен уза, 27 майда - хатын-кызлар өчен. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе һәм "Kazan-Arena" АҖ оештыра.
- Республика ифтарында 10 меңнән артык мөселман катнашыр, дип көтелә. Алар арасында: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балалар һәм инвалидлар, сукырлар һәм ярдәмгә мохтаҗлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге, РФ регионнарыннан дин әһелләре, РФ мөселман дәүләтләре илчеләре һәм вәкаләтле вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2