news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» версткалаучысы район газеталарында эшләүчеләрне укытты

Укытуда район газеталарында эшләүче версткалаучыларның еш җибәрә торган хаталары, фоторәсемнәр, язмаларны дөрес һәм матур урнаштыру мәсьәләләре каралды.

«Татар-информ» версткалаучысы район газеталарында эшләүчеләрне укытты
Рамил Гали

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ»ның «Атна вакыйгалары» газетасын версткалаучы Светлана Щеглова һәм «События недели» газетасын версткалаучы Алмаз Шәйхетдинов районнардагы хезмәттәшләре өчен укыту үткәрде.

Онлайн форматтагы укытуда район газеталарында эшләүче версткалаучыларның еш җибәрә торган хаталары, фоторәсемнәр, язмаларны дөрес урнаштыру мәсьәләләре каралды.

«Без ярты ел саен шулай очрашып сөйләшергә килешкән идек. Бездә ике бик тәҗрибәле версткалаучы бар. Алмаз һәм Светлана — үз эшләренең осталары. Алар газеталарны анализлап, карап, өйрәнеп чыкты. Газета бизәлешенең заман таләпләренә туры килүе бик мөһим», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «Атна вакыйгалары» газетасын версткалаучы Светлана Щеглова сүзләренчә, бүген район газеталарын яхшырак бизи, версткалый башлаганнар, ләкин алга таба үсәргә кирәк.

«Бүгенге хаталар бик зур түгел. Башта верстканың классик кагыйдәләре дә үтәлми иде. Хәзер күбебез диярлек бер стильгә туры килергә тырыша. Ләкин безгә камиллеккә омтылырга кирәк», — диде ул катнашучыларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100