news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» вәкиле Татарстан Республикасында елның иң яхшы спорт журналисты булды

«Татар-информ» хезмәткәре Арсений Кәримов Татарстан Республикасында елның спорт журналисты дип табылды. Аңа бүләкне ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова тапшырды.

«Спорт – ул зур коллектив хезмәт. Аның витринасы – журналистлар. Алар күренешне күрсәтә һәм спорт турында сөйли. Физик культураны һәм спортны пропагандалау нәкъ шул», – диде Вострикова.

Бүген Казанда «ТР Ел спортчысы» премиясен тапшыру тантанасы узды, анда төрле өлкәләрдә спорт белән бәйле уңышларга ирешкән республика кешеләре бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot