news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Туган тел көнен һәм Тукайның 139 еллыгын уздыру турында сөйләшәчәкләр

Дүшәмбе көнне, 21 апрельдә, 14:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгын уздыруга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илгиз Зәйниев катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100