news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен онлайн трансляцияли

Спектакль бүген 18.30 да башлана.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Нәзер" спектаклен онлайн трансляцияли.

Безнең халыкта нәзер әйтүгә бик җитди карыйлар. Үлем якаңнан алса, әллә ниләр әйтерсең. Сугышта ике дус – Хикмәтулла белән Хисмәтулла нәзер әйтәләр – бу мәхшәрдән исән-сау кайтсалар, хатыннарын бер атнага алмашып торалар. Исән-сау кайталар болар. Ә нәзер онытыла. Шуннан башлана да инде хәлләр...

“Нәзер” – трагикомедия жанрында. Ул Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе. Спектакльнең премьерасы – 2011 елның 8 гыйнварында булды.

Түбән Кама театрының гастрольләре К.Тинчурин театры сәхнәсендә бара.

Башлана - 18.30

Онлайн-трансляция өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/48/
 

news_right_1
news_right_2
news_bot