news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» - Татарстанның еш искә алына торган мәгълүмат чаралары рейтингында лидер

«Татар-информ» - Татарстанның еш искә алына торган мәгълүмат чаралары рейтингында лидер
Владимир Васильев

2022 елда «Татар-информ» агентлыгы Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары рейтингында лидер булды, нәтиҗәләр «Медиалогия» сайтында урнаштырылган.

«Татар-информ»ны искә алу индексы 1151,24, икенче урында - «Бизнес Онлайн», аны искә алу индексы 920,23. «Татар-информ» таблицаның югары баскычындагы позициясен инде берничә ел дәвамында уңышлы саклый.

Иң еш искә алына торган мәгълүмат чараларының ТОП-20 исемлегендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка басмалары да бар. Анда «Челнинские известия» бишенче, «Казанские ведомости» 15нче, «НТР – Нижнекамск» 19нчы урынны били.

Медиалогия – гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрне реаль вакыт режимында мониторинглау һәм анализлау белән шөгыльләнә торган Россия компаниясе. Санаган вакытта башка гаммәви мәгълүмат чараларындагы мәгълүмат чыганагына сылтамалар саны һәм сылтаманы урнаштырган чыганакның йогынтысы исәпкә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100