news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Татарстанның Милли музее белән "Татар халкының милли киеме" проектын башлый

Проектта татар халкының киемнәре, бизәнү әйберләре күрсәтеләчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә "Татар халкының милли киеме" дип аталган уртак проект башлый.

Проектның авторы - журналист Динә Шәмсетдинова. Ул өч юнәлештән тора.

1. Татар халкының XX йөз башы милли киеме.
2. Татар халкының бизәнү-ясану әйберләре.
3. Татар хатын-кызлары һәм ирләрнең милли баш киеме.

Татар хатын-кызларының күлмәк өлгесе ничек үзгәрүе, мулла чалмасының “койрыгы” кайда булырга тиешлеген һәм аның нәрсә аңлатканын, хатын-кыз бизәнү-ясану әйберләре ничә килограмм тәшкил иткәнен һәм “кәттәҗи” сүзе нәрсә аңлатканын “Интертат” электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Проектның беренче чыгарылышы белән "Интертат" сайтындагы махсус рубрикада танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100