news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Татарстан Дәүләт Советы утырышын онлайн күрсәтә

Утырышта Татарстанның дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен укыту мәсьәләсен күтәрү ниятләнә.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33нче утырышы дәвам итәчәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы утырышны онлайн трансляцияли.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/140/ Утырыш сәгать 10да башлана. 

Депутатлар телләр мәсьәләсе хакында фикер алышыр дип көтелә. Утырышта Татарстанның дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен укыту мәсьәләсен күтәрү ниятләнә. Искәртеп үтик, 8 ноябрь көнне депутатлар 33нче утырышны соңрак дәвам иттерү турында килешкән иде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр итүенчә, көн үзәгенә, тел мәсьәләсеннән тыш, тагын 14 сорау кертеләгән. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан тагын өстәмә мәсьәләләр кертелергә мөмкин булуын да искәртте. "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 392-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышка чыгарыла. "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” 393-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук, икенче укылышка тәкъдим ителә. Депутатлар "Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү, “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында сөйләшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100