news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" Татар театрының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәне онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры татар профессиональ театрының 110 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә була. Беренче бүлектә сәхнәдә "Зәңгәр шәл", "Дивана", "Банкрот", "Мулла", "Арбалы хатыннар", "Әрем исе", "Йөзек кашы", "Үлеп яратты", "Мәхәббәт FM", "Дон Жуан" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелсә, тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегалары котлаулары көтелә. Галиәсгар Камал театрын юбилее белән «La Primavera» камера оркестры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В.Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры, ТР Язучылар берлеге, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар театрлары һәм җырчы Салават Фәтхетдинов котлаячаклар. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасы хөкүмәте котлавы һәм чит илләрдә торучы театр дусларыннан видеокотлаулар көтелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы әлеге кичәне онлайн трансляциядә күрсәтәчәк.

Трансляцияне карау өчен сылтама tatar-inform.tatar/internet-tv/19/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100