news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар- информ” студиясендә кунакта “8 женщин и...” спектакле геройлары булды
Бүген кич “Пирамида”да Казан тамашачысы хөкеменә беренче тапкыр “8 женщин и...” спектакле тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген кич “Пирамида”да Казан тамашачысы хөкеменә беренче тапкыр “8 женщин и...” спектакле тәкъдим ителә. Детектив комедия жанрындагы бу спектакльдә төп рольләрне башкаручы 8 актрисаның 5 се бүген “Татар-информ” студиясенең кунагы булды. Алар - Совет һәм Россия киносы йолдызы Наталья Селезнева, актрисалар Ирина Домнинская, Мария Куликова, Наталья Лесниковская, теле- радиотапшыруларны алып баручы Алла Довлатова.
Спектакльдәге вакыйгалар шәһәр янындагы йортта бара. 8 гүзәл ханымны язмыш шунда очраштыра. Шушы вакытта йортның хуҗасы үтерелә. Бу ханымнарның һәркайсына шик төшә. Аларның һәрберсе вакытлыча детективка әйләнеп, үз тикшеренүләрен алып бара башлый. Спектакльнең буеннан-буена аларның һәркайсына көчле эмоцияләр кичерергә туры килә. Спектакльнең иң төп сере аның исеменә яшеренгән диләр. Бүгенге очрашуда журналистлар “8 женщин и..” исемендә күп нокталар артында нәрсә килүен беләселәре килсә дә, төп геройлар серне ачарга ашыкмады. “Күпләр өчен ул урында үзләре уйлаган әйберләр тора”, - дигән җавап белән генә чикләнде.
Бу детектив тарих тамашачыга Катрин Денев катнашындагы кинофильм аша да таныш. Мәшһүр француз актрисасы башкарган Габби ролендә Казан тамашачысы алдына Алла Довлатова чыгыш ясаячак. Мария Куликова аның өлкән кызын, Наталья Лесниковская – хезмәтче кыз Луизаны, Ирина Домнинская 15 ел йортта хезмәт итеп, хуҗаларының бөтен серләреннән хәбәрдар хезмәтчене уйный. Наталья Селезнева Габбиның апасы Огустина ролен башара.
Спектакльдә уйнаучы ханымнарның барысы да көчле характерлы. Шулай булса да аларга бергә эшләргә бернәрсә комачауламый. Көчле, уңышка ирешкән, үз-үзләрен тормышта тапкан бу ханымнар бер-берләрендәге кешелеклелек, эчкерсезлек, игелеклелек сыйфатларын югары бәяләде.
Наталья Селезнева сүзләренә караганда, бу спектакль озын юл узган. Проектка 3 ел элек алынган булганнар. “Репетицияләр узган елның июнендә башланды. Бу рольләргә 4 дистәдән артык актриса җәлеп ителде. Шул вакыт эчендә һәр роль буенча 5-6 кеше алмашынырга өлгерде. Хәзер иң чыдамнары гына калды”, - ди Наталья Селезнева. Спектакль беренче тапкыр тамашачы хөкеменә Благовещенскида “Амур көзе” фестивалендә тәкъдим ителгән һәм зур уңыш казанган.
Казан тамашачысы өчен сюрпризлар да әзерләмәкче булганнар икән. Әмма әлегә ул техник мөмкинлекләр булмау сәбәпле, барып чыкмаган. Алла Довлатова үзе башкарачак җырларның берсен татар телендә яңгырату тәкъдимен керткән булган. Бу юлы булмаса да, киләсе гастроль туры вакытында ул моны үтәргә вәгъдә итте.
“8 женщин и...” спектале Яңа ел алдыннан - 31 декабрьдә Мәскәү тамашачысына янәдән тәкъдим ителәчәк. Очрашуның Яңа ел алдыннан узуын истә тотып, кунаклар журналистлар белән аралашу вакытында үзләре очраган яңа ел маҗаралары хакындагы истәлекләре белән дә бүлеште, алдагы иҗат планнары белән уртаклашты. Яңа ел теләкләренә килгәндә, алар киләсе елның югалтуларсыз узуын, һәркемгә сәламәтлек, мәхәббәт, үз-үзең белән гармониядә булуны тели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2