news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" Шаяннар һәм тапкырлар клубының ярымфинал уенын онлайн күрсәтәчәк

Уен бүген, 6 апрельдә 18 сәгатьтә башлана.

 (Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубы Югары лигасының ярымфинал уены үтәчәк. Ул "Ак барс" яшьләр үзәгендә 18 сәгатьтә башлана. 

Ярымфиналда “Чүпрә” Буа, “Әкәмәт” КГАУ, “Арыш мае” КИУ, “Татар Team” ИФМК КФУ, “ӘДМХИ” Әлмәт, “Казан арты” Арча, “Понаехали” Мәскәү командалары уйный.

Әлеге бәйгене "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/58/

news_right_1
news_right_2
news_bot