news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсен онлайн күрсәтәчәк

Әлеге мәдәни чара “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы программасына кертелгән.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Әлеге мәдәни чара “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы программасына кертелгән һәм аның төп тамашачысы форум кунаклары булачак.

Әдәби-музыкаль кичәдә Г.Камал театры артистлары, шул исәптән, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Айдар Хафизов, җырчылар Рөстәм Закиров, Гөлзадә Сафиуллиналар чыгыш ясаячак. 

"Татар-информ" әлеге кичәне онлайн трансляцияли. Әдәби-музыкаль кичәне карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/15/

news_right_1
news_right_2
news_bot