Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» сайтында Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясен карап булачак
Бәйрәм 31 июльдә иртәнге 3.30 сәгатьтә башлана.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 июльдә, «Татар-информ» сайтында Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаетенең турыдан-туры трансляциясен карарга мөмкин булачак. Трансляция 3.30 сәгатьтә башлана.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен, шулай ук гает намазын реаль вакыт режимында карап булачак.
3.45 сәгатьтә Камил хәзрәт Сәмигуллин дин тотучыларга мөрәҗәгать итә, ә коллектив намаз уку 4.15 сәгатьтә башлана.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәмен Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алып үткәрергә чакыруын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз