Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ" "Салават" җыр театрының хәйрия концертын онлайн күрсәтә
Концерт бүген 20.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 21 июнь көнне 20.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе скверында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "Салават" җыр театры артистлары һәм җырчының иҗатташ дуслары катнашында хәйрия концерты була. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы әлеге концертны онлайн күрсәтәчәк.
Концертта Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Булат Нигъмәтуллин, Вадим Захаров, Илназ Баһ, популяр артист Рифат Зарипов һәм башкалар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.
Концертка керү өчен билет алырга кирәкми, керү ирекле. Тамашачылар һәм артистлар хәйриячелек максатында акча тапшырырга теләсә, аны махсус тартмага сала ала. Җыелган акчалар игезәк малайлар Артур һәм Альберт Мостафиннарга Белгородның “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы уздыру өчен тотылачак. Малайларда ДЦП диагнозы, күз нервысының өлешчә зарарлануы. Соралган сумма – 423 мең сум. Концерт вакытында тупланган акча концерт тәмамлануга ук авыру балаларга тапшырылачак.
Салават Фәтхетдинов иртәгә дә шунда ук хәйрия концерты оештыра, ул 19.00 сәгатьтә башланачак. 22 июнь көнне уздырылган концерттан җыелган акчалар Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүнең профессор Скворцов дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен; бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак. Балалар ДЦП диагнозлы. Соралган суммалар – 70 000 сум һәм 194 мең сум.
Татар дәүләт филармониясенең башка хәйрия концертлары турында мәгълүмат биредә.
Бүгенге концертның онлайн-трансляциясен карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/230/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз