Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» Сабантуйга багышланган фотоконкурс игълан итә
Татарстанда Сабантуйлар чоры башлана. 6 һәм 7 июньдә бәйрәмнәр республиканың авыл һәм район үзәкләрендә узачак. Чаллыда һәм Әлмәттә Сабантуйны 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә билгеләп үтәчәкләр. «Татар-информ» яраткан халык бәйрәме уңаеннан Сабантуйга багыншланган фотоконкурс башлап җибәрә.
Анда катнашучылар милли киемнәренең матурлыгын күрсәтә һәм үз гаиләләренең һәм үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйли алачак. Моның өчен 26 июньгә кадәр «Вконтакте»да #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән милли костюмда гаилә фотографиясен урнаштырырга кирәк.
Сурәттә ир белән хатын, балалы ата-аналар, абый-энеләр һәм апа-сеңелләр, шулай ук әби-бабайлар сурәтләнергә мөмкин. Шулай ук гаилә фамилиясен һәм шәһәрне (яшәү районын) күрсәтергә кирәк. Конкурска бары тик 2026 елда Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләр генә кабул ителә. Бер гаиләдән бердән артык конкурс эше кабул ителми. Конкурста аерым катнашучыларның яисә иҗат коллективларының фотолары катнашмый.
Конкурс уздырылган вакытта «ВКонтакте»да катнашучының профиле карау өчен ачык булырга тиеш. Сурәтләрдә теләсә кайсы халыкның милли костюмнары күрсәтелергә мөмкин.
Конкурс ике этапта узачак. Башта эксперт комиссиясе иң яхшы 30 фотографияне сайлап алачак. 1 июльдә алар «Татар-информ» сайтында бастырылачак, анда укучылар үзләренә ошаган эшләр өчен тавыш бирә һәм җиңүчеләрне билгели алачак. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә фотоконкурска йомгак ясаячакбыз. Өч җиңүче кыйммәтле бүләкләр алачак, ә аларның исемнәре «Татар-информ» сайтында һәм социаль челтәрләрдә бастырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз