Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» редакциясенә Пакыстан мәгълүмат чаралары вәкилләре килде
Пакыстан делегациясе «Татар-информ» офисында булды. Алар мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов белән Пакыстан һәм Татарстан мәгълүмат хезмәтләре арасында хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.
Assosiated Рress of Pakistan директоры урынбасары Мөдәссир Икбал һәм Пакыстанда танылган сәяси ток-шоулар алып баручы Бабар Гарсиа Россиягә сәфәре кысаларында Татарстанга килде.
Ислам Республикасыннан килгән кунаклар агентлыкның тарихы һәм эшчәнлеге турында бик күп сораулар бирде.
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
Бүген Татарстан Россия өчен Көнчыгыш дөньясы белән ышанычлы элемтә каналына әйләнде. Бу Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан иткәч бигрәк тә ачык күренә. «Татар-информ» баш мөхәррире Пакыстан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә «Россия – Ислам дөньясы» форумы һәм Татарстанда узачак башка зур чаралар турында сөйләде. Мөдәссир Икбал киләчәктә бу вакыйгаларда катнашырга өметләнүен билгеләп үтте.
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
Пакыстанда татарлар турында беләләр, алар турында мәктәп дәреслекләрендә язалар. Без шулай ук исламның татарлар өчен милли тәңгәллекнең мөһим элементы булуы турында беләбез, диде Икбал.
«Мөселман кардәшләребез белән күрешергә шатбыз, безнең өчен бу вакыйга зур әһәмияткә ия. Бу хакта [исламның татар тарихы һәм мәдәниятендәге әһәмияте турында] без китапларда укып белә идек, ә бүген без моны үз күзләребез белән күрдек», - диде Assosiated Рress of Pakistan директоры урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз