"Татар-информ" Раил Садриевның шигъри концертын онлайн күрсәтә
Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Раил Садриевның "Тормыш авыр диеп зарланабыз..." шигъри концерты булачак.
Концертны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/293/.
Шигъри концерт 18:00 сәгатьтә башлана.