news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивале гала-концертын онлайн күрсәтә

Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында «Яхин-гала» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең гала-концертын Казан музыка көллиятенең Гүзәл Ахунова җитәкчелегенләге Татар хоры "Ак җилкән" җыры белән башлап җибәрде.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында «Яхин-гала» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла.

Программа буенча Рөстәм Яхинның романслары рус һәм татар телләрендә чиратлаштырылып яңгырый. Фортепиано партиясен Татьяна Максимова һәм Максим Мулин башкара.

Лилия Әхмәтҗанова белән Ришат Әхмәдуллин концертны татар һәм рус телләрендә алып баралар.

Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа), Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан) һәм башкалар катнаша.

«Татар-информ» Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябылу гала-концертын онлайн күрсәтә. 

Концерны карау өчен сылтама http://tatar-inform.tatar/internet-tv/138/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100