news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" Рөстәм Яхин исемендәге фестиваль концертыннан онлайн-трансляция оештыра

Композиторның тууына 95ел тулуга багышланган әлеге чара Татар дәүләт филармониясендә үтә.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда Рөстәм Яхин исемендәге II классик музыка фестивале тәмамлана. Композиторның тууына 95ел тулуга багышланган әлеге чара Татар дәүләт филармониясендә үтә. Гала-концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" оркестры, пианист Рэм Урасин, шулай ук Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Воронцова һәм башка җырчылар катнаша, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

"Татар-информ" Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивале Гала-концертын онлайн режимда күрсәтәчәк. Трансляцияне карау өчен сылтама – tatar-inform.tatar/internet-tv/9

news_right_1
news_right_2
news_bot