Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ»ның татарча YouTube каналын 2019 елда 2 млн 300 мең тапкыр караганнар
Ел дәвамында каналга 9900 кеше язылган, хәзер язылучыларның гомуми саны 22 меңнән артык.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар телендәге YouTube каналын 2019 елда 2 млн 300 мең тапкыр караганнар. Бу, узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 300 меңгә күбрәк.
vidIQ бәйсез аналитика сервисы күрсәткәнчә, 2019 елда «Татар-информ» татарча YouTube каналына ел дәвамында 9900 кеше язылган, нәтиҗәдә каналган язылучыларның гомуми саны 22 меңнән арткан. Язылучылар ел дәвамында каналдагы видеоларга 1700 комментарий язганнар, 16 меңнән артык «лайк» куйганнар.
«Татар-информ» YouTube каналында татарча мәдәни чаралардан онлайн-трансляцияләр алып барыла, концертлар, спектакльләрнең язмалары урнаштырыла. Моннан тыш, каналга татар халкының танылган шәхесләре белән интервьюлар, мәгълүмати видеосюжетлар куела. 2019 елда иң күп каралган видеолар — Элвин Грейның «Татнефть Арена» спорт сараенда үткән концерты, Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина концерты, «Тямай Fest» фестивале.
«Татар-информ» агентлыгының татарча YouTube каналы 2016 елның октябрь аенда ачылды. Өч елдан артык вакыт дәвамында каналдагы видеоларны 6 млн 600 тапкыр караганнар.
«Татар-информ» агентлыгының татарча YouTube каналы 2016 елның октябрь аенда ачылды. Өч елдан артык вакыт дәвамында каналдагы видеоларны 6 млн 600 тапкыр караганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз