Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татар-информ”ның татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 меңгә җитте
Каналны ике ел эчендә 3 млн 200 меңнән артык тапкыр караганнар.
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 мең 261 кешегә җитте. 2016 елның 20 октябрендә теркәлгән каналдагы видеолар бүгенге көндә 3 232 202 тапкыр каралган.
Татар редакциясенең Tatar-inform.tatar Ютуб каналында иң күп каралган язмалар арасында Хәния Фәрхи белән хушлашу видеолары бар, алар 1 миллионнан артык тапкыр каралган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе үз YouTube каналында төрле чараларны, шул исәптән татар эстрадасы артистлары концертларын, татар спектакльләрен, мәртәбәле шәхесләр белән очрашуларны онлайн күрсәтә. Каналда редакция әзерләгән "Шәһәрчеләр", "Илгиз ил гизә" видеопроектлары да урын алган.
- "Татар-информ" - 7/24 режимында эшләүче бердәнбер татар телле мәгълүмат агентлыгы. Яндекс.Метрика мәгълүматлары буенча, быел 1 гыйнвардан алып бүгенге көнгә кадәр аның төп сайтына 248 мең тирәсе кулланучы кергән. Бу - былтыргы шул ук вакыт күрсәткечләре белән чагыштырганда, 35 меңгә күбрәк. 2016 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, сайтка керүчеләр саны 7-8 тапкырга арткан.
- "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шулай ук "Интертат" сайтын да алып бара. Liveinternet бәйсез аналитика сервисы мәгълүматлары буенча, "Интертат" - бүгенге көндә дөньядагы иң популяр татар сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз