news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"ның ике журналисты "Яңа татар пьесасы" бәйгесе номинацияләрендә билгеләнде

Рәмис Латыйпов "Стилистик эзләнү" номинациясендә җиңде, Айсылу Хафизовага кызыксындыру бүләге тапшырылды.

 (Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2016” драматургия бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бәйгедә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының ике журналисты катнашканлыгы билгеле булды. Конкурс кагыйдәләре буенча, анда катнашучылар әсәрләрен тәхәллүс астында бирә, шуңа бүләкләү тантанасына кадәр жюри әгъзалары катнашучыларның чын исемнәрен белми. Исем язылган конвертлар бүген сәхнәдә тамашачылар алдында ачылды.

Татар редакциясенең баш редакторы, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының генераль директоры урынбасары Рәмис Латыйпов (конкурстагы тәхәллүсе Шурасу) "Кит! Китмә..." трагикомедиясе белән "Стилистик эзләнү" номинациясендә җиңү яулады.

Рус редакциясенең мәдәни күзәтүчесе Айсылу Хафизова (конкурстагы тәхәллүсе Кол Шәрифә) "Прима" әсәре өчен кызыксындыру бүләгенә ия булды.

Рәмис Латыйпов - танылган тележурналист, репортер, "Бәллүр каләм" иясе, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елның июнь аеннан "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясен җитәкли.

Айсылу Хафизова – татар киносы яңартылу чорында барлыкка килгән, Татарстанда инде танылып өлгергән киносценарист. ВГИКның кинодраматургия факультетын тәмамлаган (О.А.Агишев, В.В.Тулякова остаханәсе). Айсылу сценарие буенча “Зәңгәр күбәләкләр” фильмы (режиссеры - Фәрит Дәүләтшин), “Шүрәле” мультфильмы (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) төшерелде. Ул “Дилемма” (режиссер - Рамил Төхфәтуллин) фильмының автордашы. "Тормыш юллары" радиосериалының сценарий авторы.

 «Яңа татар пьесасы-2016» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе – Искәндәр Гыйләҗев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Резедә Гарипова, Әлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Гүзәл Сәгыйтова, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Хәйруллин, Нурания Җамали, Илфир Якупов бәяләде.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Быел конкурста 58 әсәр катнашты. Икенче турга 20 әсәр чыкты, шорт-исемлеккә 10 пьеса эләкте. Җиңүчеләр исемлеге биредә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100