Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ»ның дүрт журналисты Мәдәният министрлыгы премиясенең төп призларын алды
«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Рузилә Мөхәммәтова жюри тарафыннан «Халыкның зур байлыгы — аның теле» номинациясендә җиңүче дип табылды.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы беренче премиясенең дүрт номинациясендә (быел ул ведомство тарафыннан гамәлгә куелды) җиңү яулады.
«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Рузилә Мөхәммәтова жюри тарафыннан «Халыкның зур байлыгы — аның теле» номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу номинациядә шулай ук «Бизнес Online» басмасы авторы Гөлназ Бәдретдинова да җиңде.
«Татар-информ» агентлыгының рус редакциясе журналисты Лилия Шәйхетдинова «Мәдәнияттә дебют» номинациясендә ике җиңүченең берсе булды. Премия шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәре Раил Садретдиновка тапшырылды.
Фотограф Владимир Васильев «Фокуста — мәдәният» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Әлеге номинациядә шулай ук «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында эфирга чыгучы «Новости Татарстана» программасы операторы Даниил Филатов җиңү яулады.
«Интернет-мәдәният» номинациясендә «Татар-информ» агентлыгы журналисты Оксана Романова һәм «Идел» журналы баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова җиңде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә «Вечерняя Казань» газетасы журналисты Ольга Юхновскаяны һәм «Эфир» телеканалының мәдәни күзәтүчесе Дмитрий Пивоваровны билгеләп үтте. Шагыйрь һәм журналистика тарихчысы Айрат Бик-Булатов иң яхшы мәдәни блогер буларак билгеләп үтелде.
Фагыйлә Шакирова блогер буларак «Мәдәни блогер» номинациясендә җиңү яулады.
Номинацияләрдә җиңүчеләр, шулай ук махсус призлар белән билгеләп үтелгән журналистлар һәм блогерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз