Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ»ның баш редакторы Ринат Билалов мөфтинең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Ринат Билалов мөфтиятнең матбугат хезмәте журналистларга ачык булуын билгеләп үтте.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне мөфти Диния нәзарәтенен журналистлар өчен оештырылган ифтарында тапшырды.
Җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, дини белем һәм тәрбия бирүдә мәгълүмати ярдәм күрсәткәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, диелә мөфти котлавында.
Ринат Билалов мөфтинең һәм мөфтиятнең матбугат хезмәте журналистларга ачык булуын билгеләп үтте.
ТНВ режиссеры Рифат Йосыпов, журналист Мөслимә Шәфыйкова Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләнде.
«Идел» журналыннан Мөршидә Кыямова, Матбугат.рудан Данил Сәфәров, Татар.тудейдан Эльмира Гафиатуллина, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясеннән Эльмира Исмәгыйлева, «Бизнес-онлайн»нан Альфред Мөхәммәтрәхимов, ТНВдан Сәрия Хәбибуллина мөфтинең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз