news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган концертны онлайн күрсәтә

Чара 18 сәгать 30 минутта башлана.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанның Филармония концертлар залында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган концерт була. Чара 18 сәгать 30 минутта башлана. Искә алу концертын “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Кичәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Татарстанның халык артистлары Бәширә Насыйрова, Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Раил Садриев, эстрада артистлары Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Чулпан Йосыпова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов һәм театр артистлары катнаша.


Кичәне карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/169/

news_right_1
news_right_2
news_bot