news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"нан онлайн-трансляция: "Тәртип" радиосының этнотапшыруы аудиокитапка күчте

Бүген "Риваять" ансамбле "Риваятьләр, авыллар тарихы, имеш-мимешләр, мифологик хикәятләр" дип аталган аудиоҗыентыгын тәкъдим итә.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Тәртип” радиосының “Риваять” тапшыруы аудиокитап форматына күчте – бүген “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле үзенең “Риваятьләр, авыллар тарихы, имеш-мимешләр, мифологик хикәятләр” дип аталган аудиоҗыентыгын тәкъдим итә.

Аудиокитап этномузыкаль коллектив җитәкчесе Руслан Габитовның “Тәртип” радиосында алып барган “Риваять” тапшыруына нигезләнеп әзерләнгән.

Тәкъдим итү кичәсе “Туган авылым” комплексында үтә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы музыкаль кичәне онлайн күрсәтәчәк. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Онлайн карау өчен сылтама – http://tatar-inform.tatar/internet-tv/113/.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100