news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасын онлайн күрсәтә

Спектакльне «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсында Гран-при алган коллектив - Актаныш районының Киров авылы халык театры куйган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген “Татар-информ” Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” драмасын онлайн күрсәтә. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Спектакльне Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортында эшләп килүче халык театры коллективы куйган. Быел бу коллектив «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсының Гран-при бүләгенә лаек булды. Үзешчән коллективның режиссеры – Ләйсән Шәрәфетдинова.

Спектакль Камал театрының Зур сәхнәсендә бара. Спектакль алдыннан «Идел-йорт» төбәкара театр фестиваль-конкурсына йомгак ясала.

Йомгаклау тантанасын һәм спектакльне онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/145/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100