news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" "Мин татарча сөйләшәм" акциясен онлайн күрсәтәчәк

Акция 26 апрель көнне Казанның Бауман урамында 16.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, 26 апрель көнне, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Мин татарча сөйләшәм" акциясен онлайн күрсәтәчәк.

Акция Казанның Бауман урамында 16.00 сәгатьтә башлана. Онлайн трансляцияне "Татар-информ" сайтының татарчасында карап булачак.

Акциянең максаты - татар теленең кулланылышын арттыру, дәрәҗәсен үстерү. Быел ул 13нче мәртәбә уза. 

news_right_1
news_right_2
news_bot