Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» Mediascope компаниясенең әйдәп баручы басмалары федераль рейтингына керде
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Дзен» һәм Mediascope мәгълүматлары нигезендә төзелгән, аудиторияне колачлау буенча басмаларның федераль рейтингына керде.
«Татар-информ» 85 гаммәви мәгълүмат чарасы кергән рейтингта 65нче урынны алды. Татарстан басмалары арасында, «Татар-информ»нан тыш, рейтингта «Бизнес Online» да бар.
Рейтингның лидеры - РИА Новости агентлыгы, беренче өчлеккә шулай ук РБК һәм ТАСС агентлыгы кергән.
Рейтинг Mediascope компаниясенең Cross Web проекты методологиясе нигезендә төзелгән, ул тикшеренү компаниясе тарафыннан Рунетның иң зур мәйданчыкларын билгеләү өчен кулланыла. Рейтинг автомат рәвештә формалаштырыла һәм һәр айның башында яңартыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз