news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» майда Дзен версиясе буенча Россиянең 40 мәгълүмат чарасы арасына керде

«Татар-информ» «Дзен» платформасы тәкъдим иткән массакүләм мәгълүмат чараларының федераль рейтингында 40 нчы урынны алды һәм май йомгаклары буенча Татарстанда иң яхшысы булды.

Рейтингны РИА Новости җитәкли, икенчедә ТАСС, өченче урында «Газета.ру».

Рейтинг ай саен Дзенда тәкъдим ителгән гаммәви мәгълүмат чараларының сыйфат һәм сан күрсәткечләре нигезендә төзелә. Атап әйткәндә, гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алыну, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, Дзендагы каналда язылучылар саны һәм башка күрсәткечләргә игътибар бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot