Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» МАда «Татар җыры-2013» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була
Быел “Татар җыры-2013” 21 нче декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 2 нче декабрьдә сәгать 13.30 “Татар-информ” МАда “Татар җыры-2013” XIV Халыкара эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
ТР халык артисты Илдар Хәйруллин, ТР халык артисты Хәния Фәрхи, танылган Казан имиджмейкеры, “Татар җыры” фестивале киемнәре дизайнеры Надежда Әюпова, “Татар радиосы” радиостанциясе директоры, “Татар җыры” фестивален оештыру комитеты рәисе Алмаз Миргаязов журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Оештыручылар чараның программасы турында сөйләячәк.
Быел “Татар җыры-2013” 21 нче декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза.
pr@tatar-inform.ru адресы буенча матбугат конференциясенә аккредитация уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз