news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” МА “Звери” төркеме лидеры белән матбугат конференциясе үткәрә

ММЧ вәкилләре аккредитациясе башланды

 (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә «Эрмитаж» концерт-холлында “Звери” поп-рок-төркеме концерты була. Бу көнне концерт алдыннан “Татар-информ” МА “Ривьера” күңел ачу комплексы белән бергә “Звери” төркеме лидеры Роман Билык белән матбугат конференциясе үткәрә.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация уза ала, шулай итеп алар концертка керү мөмкинлеге дә ала.

«Звери» төркеме – 7 тапкыр «МУЗ-ТВ» премиясе лауреаты, «МУЗ-ТВ» версиясе буенча “Иң яхшы рок-төркем 2014”: аларның альбомнары миллионлаган тираж белән тарала.

news_right_1
news_right_2
news_bot