news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” МА “Выборы в зеркале СМИ” конкурсында җиңде

Конкурска Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм ТР районнарыннан 80 нән артык эш тапшырылган булган

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә сентябрьдә ТР Дәүләт Советына узган сайлауларга багышланган “Выборы в зеркале СМИ” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Татар-информ” МА журналистлары республика сайлау комиссиясе эшенә багышланган иң яхшы материал буенча “Сайлау комиссиясе тормышыннан бер көн” номинациясендә җиңде.ТР ҮСК рәисе Әгъзам Гобәйдуллин агентлык исеменә бүләкне рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхррире Ләйсән Абдуллинага тапшырды.

Бу чарада, ТР ҮСК рәисеннән тыш, аның урынбасары Валентина Каменькова һәм ТР Президенты департаменты җитәкчесенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары – Гражданлык җәмгыяте институтлары белән элемтә идарәсе башлыгы Роман Беляков катнашты.

Әгъзам Гобәйдуллин үз чыгышында журналистларга сайлау кампаниясен яктырткан өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул сайлауларны яктыртуда журналисларның роле мөһим булуын искәртте: “Нәкъ менә сайлау процессында теләсә нинди мәгълүмат, бигрәк тә төгәл булмаганы, гражданнарның сайлауга килүләренә йогынты ясарга мөмкин, бу гражданлык җәмгыяте үсешендә ММЧ роле мөһим булуын ассызыклый”.

Әгъзам Гобәйдуллин, ММЧ белән ТР ҮСК хезмәттәшлеге ТР Президенты сайлауларында һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында да дәвам итәр, дип ышаныч белдерде.

Роман Беляков билгеләп үткәнчә, Татарстанда күптөрле конкурслар уза, әмма “Выборы в зеркале СМИ” аеруча мөһим. Ул шулай ук Татарстанда сайлаулар тарихына күз салды, шул хакта шәрехләде.

Аннары ТР Президенты департаменты җитәкчесе урынбасары журналистларга рәхмәт белдерде. “Журналист булып эшләү һәрвакыт катлаулы булды”, - дип билгеләп үтте ул.

Валентина Каменькова, конкурс журналистлар арасында зур кызыксыну уятты, диде. Конкурска Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм ТР районнарыннан 80 нән артык эш тапшырылган.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot