“Татар-информ” МА нда сайлауларга әзерлек темасына багышланган матбугат конференциясе була
ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 сентябрь 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларга әзерлеккә багышланган матбугат конференциясе уза.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сайлау участоклары әзерлеге, ә ТР буенча ЭЭМ һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләячәк.
Журналистларга pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация узу зарур.