news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” МА нда - “Музей - белем бирү территориясе” темасына багышланган матбугат конференциясе

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү дәвам итә

 (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” студиясендә "Музей - белем бирү территориясе” темасына багышланган матбугат конференциясе уза.

Матбугат очрашуында ТР Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, ТР мәгариф һәм фән министрының әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, Яшел Үзән районының А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей директоры Валентин Кибец, Казанның 93 нче гимназия директоры Ирина Александровская катнаша.

21-28 октябрьдә ТР Милли музеенда Укытучылар көненә багышланган “Музей – белем бирү территориясе” республикакүләм фәнни-гамәли конференция кысаларында чаралар узачак. Аның төп максаты – музейларга йөрүне мәктәпнең белем бирү-тәрбия эшчәнлеге нигезе итү.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru адресы буенча аккредитация уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot