Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ” МА нда Даяна Кириллова балалар Евровидениесы-2013 финалы турында сөйли
ММЧ вәкилләре чакырыла
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында яшь җырчы Даяна Кириллова белән матбугат конференциясе була. Ул балалар Евровидениесы-2013 конкурсында алган хис-кичерешләре белән уртаклашачак.
Искәртеп узабыз, узган ялларда Киевта тәмамланган “Евровидение” 11 нче халыкара балалар җыры конкурсы финалында Даяна 4 нче урынны алды.
Конкурста 12 илдән яшь талантлар катнашкан. Җиңүче профессиональ, балалар һәм тамашачылар жюриеның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыкланган. Нәтиҗәдә “Евровидение-2013” конкурсында беренче урын Мальтадан Гай Гаучига бирелгән.
Матбугат конференциясенә pr@tatar-inform.ru. адресы буенче аккредитация үтәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз