news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” МА фотохәбәрчесе - “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” конкурсы призеры

Җиңүчеләр 13 ноябрьдә бүләкләнә

 (Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле булды.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында белдерелгәнчә, фотоконкурска Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Ямал-Ненец автономияле округы, шулай ук Оренбург, Төмән, Чиләбе, Самара, Вологодск, Свердловск, Кемерово, Владимир өлкәләреннән 500 дән артык эш тапшырылган.

“Иң яхшы фото” номинациясендә 1 нче урынны “Каравон” , “Уха бәйрәмендә” эше өчен казанлы Евгения Павлова алган, 2 нче урында – “Бәйрәм намазы. Ураза бәйрәме” эшләре өчен “Татар-информ” МА фотохәбәрчесе Илнар Төхбәтов, 3 нче урында – “Утырмалар” эше өчен Анна Жаворонкова (Тбилисия ст., Краснодар крае).

“Фотоэшләр сериясе” номинациясендә: 1нче урын - Алексей Насыров (Казань), 2 нче урын - Алексей Бухтияров (Ямал-ненец автоноияле округы), 3 нче урын - Рамил Фәттахов (Азнакай, Татарстан).

Краснодар краеннан Татьяна Петрова Бөек Ватан сугышында Җиңү көне бәйрәменә багышланган фотоэшләр сериясе өчен махсус бүләккә лаек булган.

Җиңүчеләр 13 ноябрьдә бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot