news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” МА да М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры вәкилләре белән матбугат конференциясе була

Ул труппаның Европадагы гастрольләренә багышлана

 (Казан, 31 ноябрь, “Татар-информ). 5 ноябрь көнне көндезге 2 дә “Татар-информ” МАда (Декабристлар ур, 2 йорт, 12 кат) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының гастрольләре һәм проектларына багышланган матбугат конференциясе була.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Нидерландлар корлольлегендә һәм Бельгиядә М. Җәлил исемендәге театрның опера труппасының гастрольләре уза. Спектакльләр зур уңыш белән бара. 13 ноябрьдә Европа буенча зур турга (Франция, Германия, Австрия, Швейцария, Нидерландлар, Бельгия, Дания) балет труппасы да чыгачак. Европа тамашачысы Казан артистларын ничек кабул итүе һәм Париж, Лион, Страсбург яки Амстердамда спектакльләргә билет күпме торуы хакында театр директоры урынбасары Юрий Ларионов, балетның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев сөйләячәк.

12 ноябрьдә узачак “The Best” дип аталган соло концерты хакында танылган җырчы, Казанда Яһүд музыкасы Халыкара фестивале идеологы, Казан консерваториясе доценты Эдуард Туманский анда аңлатма бирергә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot