news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” МА Алла Сурикова белән матбугат конференциясе үткәрә

Алла Сурикова бу көннәрдә уза торган мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен Казанга килде

  (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 сентябрь14.30 сәгатьтә,  танылган кинорежиссер һәм сценарийчы, Россиянең халык артисты, Россия кинематографиясе берлеге әгъзасы, Мәскәүнең “Останкино” телевидение һәм радио институты укытучысы Алла Сурикова белән “Татар-информ” МА нда матбугат конференциясе уздңырыла.

Алла Сурикова Казан мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен башкалага килде. Ул тамашачылар белән очрашуда төрле еллардагы картиналарыннан өзекләр күрсәтәчәк һәм кино төшерү процессы турында сөйләячәк. Шулай ук Алла Сурикова Казанда балалар өчен соңгы төшерелгән фильмы “Полный вперед!” комедиясен тәкъдим итәчәк.

Алла Сурикова билгеләп узганча, фильм балага мәхәббәт, тулы гаиләдә яшәү кирәклеген, ә олыларга үзләрен кайвакыт бала итеп тою файдалы булуын күрсәтә. “Полный вперед” фильмы премьерасы кинофестивальның конкурстан тыш “Нежный возраст” программасын тәмамлаячак.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru.адресы буенча аккредитация уза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100