news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» һәм Татар дәүләт филармониясе «Илһамга» флешмобын башлап җибәрә

Флешмоб Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлана.

«Татар-информ» һәм Татар дәүләт филармониясе «Илһамга» флешмобын башлап җибәрә

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Илһамга» флешмобын игълан итә. Флешмобны күренекле шагыйрьләр, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре башлап җибәрә. Алар татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланган әсәрләр укый, аның белән бәйле истәлекләр сөйли.

Флешмоб Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышлана.

Флешмобның идея авторы — Зимфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе — Илгиз Шәкүров, видеооператор — Альфред Камелевский.

«Илһамга» флешмобына теләге булган һәркем кушыла ала. Видеоязмаларны интернет мәйданчыкларда #илһамга хештегы белән урнаштыру шарт.

Флешмобны Марсель Галиев башлый.


news_right_1
news_right_2
news_bot