news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында - “Студентлар язы – 2015” фестивале турында матбугат конференциясе

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 6 апрель сәгать 11дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “ТР Студентлар язы -2015” студентлар иҗаты фестивале старт алуга багышланган матбугат конференциясе була.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов, “Татарстан Республикасы Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәр һәм республика чаралары режиссеры һәм сәхнәгә куючы Михаил Волконадский, Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының тәрбия һәм укудан тыш эшләр оештыру бүлеге башлыгы Роза Вахитова журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru. электрон адресы буенча аккредитация уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot