news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яңалыклары ТКА сайтында урнаштырылачак

Киңәшмә барышында Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының “Татмедиа” ААҖ медиа-холдингы кысаларындагы уникаль эш тәҗрибәсе хакында да фикер алышынды

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Әнкарада (Төркия) Төрки телле мәгълүмат агентлыклары берлеге әгъзалары утырышы дәвам итә.
Искәртеп узабыз, аның эшендә әлеге берлеккә керүче мәгълүмат агентлыклары – “Анатолий агентлыгы” (Төркия), “АзерТАдж” (Әзербайҗан), “Казинформ” (Казакъстан), “Кабар” (Кыргызстан), ТАК (Төньяк Кипр), “Татар-информ” (Татарстан), “Башинформ” (Башкортстан), “Кырым яңалыклары” агентлыгы җитәкчеләре катнаша.
“Татар-информ” агентлыгыннан киңәшмәдә агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский һәм башкаручы директор Динар Гарипов катнаша.
Кичә очрашуда катнашучылар Төркиянең “Анадолу” мәгълүмат агентлыгы департаментларында булды, анда фото һәм видеобүлекләр, IT-юнәлешләрнең эше белән танышты.
Соңыннан ТКА сайтын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында Берлекнең барлык агентлыклары һәм катнашучыларының әлеге ресурста көн саен рус, төрек, татар, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә иң әһәмиятле төбәк материалларын урнаштырачагы турында килешүгә ирешелде. Әлеге сайтны үстерү программасы кабул ителде, Татар-информ” агентлыгының әлеге ресурска яңалыклар җибәрү процессын автоматлаштыруга кагылышлы тәкъдимнәре хакында фикер алышынды һәм кабул ителде.
Шул рәвешчә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яңалыклары көн саен Төрки телле мәгълүмат агентлыклары берлеге сайтында урнаштырылачак, Төркиянең “Анадолу” мәгълүмат агентлыгы белгечләре яңалыкларны төрек теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнәчәк.
Киңәшмә барышында Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының “Татмедиа” ААҖ медиа-холдингы кысаларындагы уникаль эш тәҗрибәсе хакында да фикер алышынды. Очрашу ахырында Татарстан журналистлары төрек коллегаларына татар символикасы төшерелгән сувенирлар бүләк итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot