news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яңа офиска күчте

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа офисы заманча таләпләргә туры китереп җиһазланган ньюс-румнан гыйбарәт

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы адресын үзгәртте, ягъни Декабристлар урамында 2 йортта урнашкан “Идел-Пресс” бинасына яңа офиска күчте. Редакциянең телефоннары элеккечә кала, ягъни 537–91–39, 537–91–28.
Нәшриятнең 12 нче катына рус һәм татар редакциясе, мониторинг һәм реклама хезмәте, IT бүлеге күченде. Якын киләчәктә район гаммәви мәгълүмат чаралары кушымтасы (гомуми тиражы – 280 мең нөсхә) редакциясе күчүе көтелә, әлегә аларның кабинетларында ремонт эшләре бара. Хәзер үк ньюс-румда федераль һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары өчен эш урыннары арендага алу мөмкинлеге бар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа офисы заманча таләпләргә туры китереп җиһазланган ньюс-румнан гыйбарәт. Ул 56 эш урынына исәпләнгән, һәрберсендә компьютер, цифрлы телефон элемтәсе бар. Ньюс-рум тулысынча аудиоэлемтә системасы, Wi-Fi, күпсанлы плазма телевизорлар белән җиһазланган. Соңгысы бер үк вакытта берничә канал трансляцияли ала, аларның һәрберсенә индивидуаль радионаушниклар бар. Офиста үзәк урынны киңформатлы проекторлы 5 метрлы экран алып тора, аны 12 нче катка күтәрү өчен альпинистлар хезмәтеннән файдаланырга кирәк булды.
Моннан тыш, яңа офиста брифинг, матбугат-конференцияләре, онлайн-трансляцияләр, кино күрсәтү һәм тәкъдим итүләр өчен махсус зал каралган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа офисы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм “Татмедиа” ААҖ ярдәме белән ачылуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Бүген Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коллегиясендә билгеләп үтелгәнчә, “республиканың мәгълүмат агентлыклары арасында Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Идел буе интернет-басмаларында өземтәләр китерү (цитируемость) буенча беренче һәм Россия Федерациясе буенча 12 нче урында тора. Агентлык көн саен рус телендә 230, ә татар телендә 50, инглиз телендә 30 яңалык чыгара. Россиянең 26 төбәгендә һәм якындагы чит илләрдә агентлыкның хәбәрчеләр пункты була. “Татар-информ” агентлыгында интернет-телеведение эшли, аның кысаларында көн саен турыдан-туры эфирга яңалыклар чыга, танылган җәмәгать эшлеклеләре белән интернет-конференцияләр үткәрелә, сәяси, мәдәни, спорт һәм икътисади зур вакыйгалар трансляцияләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100