news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яңа логотип тәкъдим итте

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа логотибы агентлык үсешендә чираттагы адымны символлаштыра

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген “Татнет йолдызлары–2009” интернет-проектлар халыкара конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яңа логотибы – “Татар-информ 2.0” тәкъдим ителде. Аны мәгълүмат агентлыгының башкаручы директоры Динар Гарипов үткәрде.
Аның сүзләренчә, сайтның яңа логотибы бар кешегә дә таныш “Web 2.0” аналогиясе буенча эшләнгән. Әгәр “Web 2.0” Интернет формалашуның яңа этабы булса, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа логотибы агентлык үсешендә чираттагы адымны символлаштыра. Киләсе елда агентлык 20 еллык юбилеен билгеләп уза. “2.0” яңа концепциясе шушы датага багышлана.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының яңа проектлары арасында “Веб-репортер” проекты бар. Ул барлыкка килү белән казанлылар һәм республикада яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды.
Динар Гарипов сүзләренчә, сайтның концепциясе үзгәреше классик мәгълүмат агентлыгы форматы кысаларыннан чыга. Әмма бу форматтан әкренләп федераль коллегалар да чыга – вакыт белән бергә атларга кирәк. “Порталдан файдаланучылар безнең белән мөмкин кадәр күбрәк элемтәдә торган кебек бер-берсе белән дә шундый элемтәдә торсын өчен эшләячәкбез”, - дип белдерде Д.Гарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100